"Путешествую без COVID-19" кушымтасы
"Путешествую без COVID-19" ("COVID-19 башка сәяхәт итәм") – мобиль кушымта, ул ил территориясенә вирус керү куркынычын киметергә булыша һәм COVID-19 тест нәтиҗәсе тискәре булу турындагы цифрлы сертификатның чынлыгын гарантияли.
2021 елның 25 июленнән чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга, шулай ук Россия Федерациясенә Евразия икътисади берлеге әгъзалары булган дәүләтләр территорияләреннән, ә 2021 елның 1 сентябреннән һава пунктлары аша Азәрбайҗан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларуcь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Молдова Республикасы, Таҗикстан Республикасы, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан Республикалары территорияләреннән керүче Беларусь Республикасы гражданнарына "Путешествую без COVID-19" кушымтасын куллану мәҗбүри.
Кушымтаны AppStore, GooglePlay кибетләреннән бушлай йөкләп алырга була. Аны ничек куллану турында тулырак
биредә укырга мөмкин.