Ачылу һәм ябылу тантаналары
Уеннар ачылу һәм ябылу тантаналары
4 һәм 11 сентябрь көннәрендә Универсиада Авылының Флаглар Аллеясында узды.
Ачылу тантанасы үз эченә тантана өлешен һәм катнашучы илләрнең мәдәни төрлелеген, тарихын һәм халыкларының гореф-гадәтләрен чагылдырган мавыктыргыч шоуны берләштерде. Җыелма командаларның традицион парады программаның аерылгысыз өлеше иде.
Тантананың яздырылган трансляциясен монда карап була.
Уеннар кульминациясенә исә мавыктыргыч концерт программасы әйләнде: ул заманча технологияләр һәм пиротехник элементлар катнашында үтте.
Килү һәм китү Биредә килү һәм китү сервислары турында күбрәк белергә, шулай ук Евразия икътисади берлеге (ЕИБ) чикләрен үткәндәге таможня кагыйдәләре белән танышырга мөмкин иде.
Аккредитация
Бейджларны алу тәртибе һәм Аккредитация үзәгенең эш вакытлары турында тулырак
биредә укырга мөмкин иде.
COVID-19
Уеннарны үткәрү чорында гамәлдә COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле махсус чикләүләр булды. Барлык катнашучыларга һәм Уеннарга катнашы булган затларга һичшиксез
объектларда һәм яшәү урыннарындагы саклык чаралары белән танышырга кирәк иде.