Бүген “Мирас” спорт комплексында футзал турниры ярышлары дәвам итте. Беренче җиңүләргә Кыргызстан һәм Үзбәкстан җыелмалары лаек булды.
Азәрбайҗан – Кыргызстан – 3:8 (3:6)
Молдова – Үзбәкстан – 2:10 (1:4)
Кыргызстан кичәге 0–2 исәбе белән тәмамланган Беларусь җыелмасына каршы киеренке матчтан соң, Азәрбайҗанга каршы уенда үзен күрсәтә алды. Инде өченче минутка команда өч туп кертеп өлгергән иде. Дөрес, Азәрбайҗан җыелмасы төгәл барып кергән ике туп белән бик тиз җавап бирде. Очрашуның хәлиткеч мизгеленә беренче тайм уртасындагы ике штраф тибүе әйләнде. Башта капкага бер тупны Бекмат Карыпбеков кертте, ә берничә минуттан команданың алтынчы тубын үз исеменә Бектур Илясов яздырды. Икенче таймда Азәрбайҗанның бер уенчысы уеннан чыгарылды, тик Кыргызстан бу өстенлектән файдалана алмады. Ләкин алай да аннан соң тигез составта тагы ике туп кертте һәм турнирда беренче җиңүен яулады.
“Без үзебездә бу уеннарга ай ярым әзерләндек. Бүген көчле көндәшне җиңәргә, мөгаен, көне-төне күнекмәләр ясавыбыз ярдәм иткәндер. Казанда оештыру дәрәҗәсе шәп, безгә бар да ошады, алга таба көрәшәчәкбез”, – дип уртаклашты җиңүдән алган кичерешләре белән команда лидерларының берсе Илгиз Азамат Уулу.
Икенче уен көнендә Үзбәкстан тагы да ышанычлырак җиңү яулады. Кичә команда Россиягә оттырган булса (1:9), бүген Молдова командасын рәхәтләнеп отты. Тәнәфескә кадәр команда исәпне 4:1 җиткерде, ләкин тизлеген икенче таймда да киметмәде. Шунысы кызык, Молдова егете Сержиу Красилов минут эчендә тупны башта үз капкаларына, аннан соң көндәш капкасына кертте. Уенның иң нәтиҗәле уенчысы булып хет–трик ясаган Шахрам Фәхриддинов танылды.
Иртәгә “Мираста” ярымфинал очрашулар узачак. Финал өчен көрәштә Россия Кыргызстан белән уйнаячак, ә Беларусь көчләрен Үзбәкстан белән сынашачак. Бу очрашуларга кадәр Азәрбайҗан һәм Молдова бишенче урын өчен көрәшәчәк.
“Мин начар чыгыш ясамадым, алай да тагы да яхшырак була ала иде, – дип сөйләде кыршаулы күнегүләрдә бишенче нәтиҗә күрсәткән Үзбәкстан гимнастчысы Анастасия Саранцева. – Бу – минем өченче халыкара турнирым, һәм тренерларым нәтиҗә белән канәгать. Биредә бик җитди көндәшләр җыелган, иң көчлеләре – Россия һәм Беларусь кызлары”.
Үзбәкстанны тәкъдим итүче икенче спортчы Эвелина Атальянц бу ул катнашкан зур турнирларның беренчесе булганлыктан, старт алдыннан дулкынлануын әйтте. Ул туплы күнегүләрдә алтынчы урынны яулады. “Бераз дулкынландым, чөнки бу минем беренче халыкара турнирым. Әзрәк курыктым, әмма, тулаем алганда, барын да башкарып чыктым, алай да яхшырак чыгыш ясый ала идем. Мин бу Уеннарга килергә бик хыялландым. Бу – минем өчен иң җитди ярышлар”, – дип билгеләп узды Атальянц.