Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннарын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Видеоэлемтә режимында узган очрашуда РФ Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров та катнашты.