“Авыр булды, ләкин мин, Аллага шөкер, җиңдем. Әти–әнием һәм тренерларга рәхмәт. Күптән түгел Дубайда Азия чемпионаты узды, без шуннан туры монда килдек. Көндәшләремнең барысы да көчле иде, тик мин көчлерәк булып чыктым. Алга таба күнекмәләр ясап, киләсе чемпионатларга әзерләнүебезне дәвам итәчәкбез”, – диде 70 кг кадәр авырлык категориясендә чемпион калган Ойша.
75 кг: Лев Мокропуло (Россия) һәм Валерия Нуретдинова (Россия)
80 кг: Андрей Ногай (Россия) һәм София Охотникова (Россия)
“Ачылу тантанасы миңа бик ошады, бар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Бәлки, шуңа дулкынланганмындыр да. Мин бу стартка җәй буе әзерләндем. Финалда бик озын буйлы көндәш туры килде, авыр булды”, – дип сөйләде София Охотникова. 80+кг: Әхмәд Расуев (Россия) һәм Софья Михеева (Россия)
3Х3 БАСКЕТБОЛ
3х3 форматындагы баскетбол ярышлары “Урам” экстрим-паркында уза. Барлыгы ике медаль комплекты уйнатылачак – хатын-кыз һәм ир-ат командалары арасында. Бу ярышларда катнашуга заявканы алты ил – Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларусь, Кыргызстан, Россия һәм Үзбәкстан биргән иде.
Бүген беренчел очрашулар узды. Төркем туры нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар турнирында ярымфиналистлар билгеләнде – бу Беларусь һәм Үзбәкстан командалары. Иртәгә узачак уенда җиңгән команда финалда Россиянең баскетболчы кызлары белән уйнаячак.
Үзбәкстан спортчылары өчен БДБ илләре Уеннары – халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясауның беренче тәҗрибәсе булды. “Бар да яхшы дәрәҗәдә уза, барысы да лаеклы командалар. Беренче коймак төерле иде – кызларга уен тәҗрибәсе һәм практика җитмәде. Икенче уенга “уяндылар”, ләкин дисциплина җитмәде. Өченче уенда нәтиҗә күрсәтерләр дип уйлыйм. Максатыбызның минимум өлеше үтәлде”, – дип анализ ясады үз кул астындагыларының чыгышын Үзбәкстан җыелмасы тренеры Җиһангир Хаджаев.
Иртәгә ир-атлар турнирының ярымфинал матчларында Россия баскетболчылары Азәрбайҗан җыелмасы белән очрашачак, ә Беларусь спортчылары – Үзбәкстан командасы белән. Шәкертләре төркемнән чыгуга карамастан, Беларусь җыелмасы тренеры Дмитрий Колтунов командага үсәр урын бар дип билгеләп үтте. “Тулаем алганда, канәгатьмен, ләкин хаталар күп иде, киләчәктә аларны төзәтергә тырышачакбыз”, – дип билгеләп үтте ул.
ТАЙ БОКСЫ
“Тулпар” спорт комплексында иң мавыктыргыч көрәш төре – тай боксы буенча беренче алышлар узды. 54 кг авырлык категориясендә рингта ике Россия спортчысы очрашты – Виктория Кувикина Екатерина Соколованы җиңде.
“Без тренер белән планлаштырганның барысы да килеп чыкты, алга, финалга таба барабыз”, – дип билгеләп үтте җиңүче. Мәскәү өлкәсеннән килгән спортчы кыз сүзләренә караганда, аның Казанга беренче килүе түгел – 2016 елда ул биредә Дөнья кубогында җиңү яулаган. “Шәһәр бик матур, оештыру дәрәҗәсе югары, безгә барысы да ошый”, – дип сөйләде Виктория Кувикина.