“Уеннар – яхшы нәрсә, БДБ илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк”
Чәршәмбе көнне БДБ илләренең I Уеннарында стендка ату дисциплинасының командалы турнирында медальләр уйнатылды.
Стендка ату. Финал. Командалы ярышлар. Трап
Стендка атуның командалы ярышларында ике җыелма катнашты – Россия һәм Казахстан. Егетләр арасында трапта составында Дмитрий Вавилов, Николай Протопопов һәм Илья Савельев булган Россия командасы җиңде.Савельев өчен бу инде икенче алтын – кичә ул трап буенча индивидуаль ярышларда беренче урын алды.
“Уеннарга җитди әзерләндем, бу – сезондагы төп стартларның берсе. Минем алдыма бу ярышларга сайланып алыну һәм лаеклы чыгыш ясау максаты куелган иде, – диде Илья. – Мин алган урыннарым белән канәгатьмен, чөнки командалы ярышта да, шәхси беренчелектә дә алтын яулый алдым. Ә менә нәтиҗә белән канәгать түгел, чөнки еш кына хата җибәрәм, ялгышулар булгалый. Моның өстендә эшләргә кирәк, шуңа күңелдә катнаш хисләр. Уеннар – яхшы әйбер,БДБ илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк, шул исәптән спорт аша. Бу фикерне тагы да җәелдерерләр һәм Уеннар тагы да масштаблыракка әйләнер дип өметләнәм”.
Кызлар арасында трапта җиңүне Казахстан җыелмасы бәйрәм итте. Квалификация нәтиҗәләре буенча Россия 420 очко туплап, алга чыккан иде, ләкин финалда Казахстан спортчылары бар көчләрен куеп, 7–3 исәбе белән җиңү яуладылар.
Ир–атлар
1. Россия (Илья Савельев, Дмитрий Вавилов, Николай Протопопов) – 453 очко 2. Казахстан (Алишер Айсалбаев, Даниил Почивалов, Максим Бедарев) – 436 Медаль өчен матч: 6–4
Хатын–кызлар
1. Казахстан (Валерия Фокина, Анастасия Прилепина, Марина Александрова) – 387 2. Россия (Иулита Егорова, Милена Видманова, Диана Валлиулова) – 420 Медаль өчен матч: 7–3
“Финалда да, квалификациядә дә күпкә яхшырак чыгыш ясый ала идем. Ләкин, кызганычка каршы, берни эшләп булмый, – диде Надежда Арекеева команда беренче урын яулауга карамастан. – Минемчә, БДБ илләре Уеннарын алга таба да уздырырга кирәк. Бу – бик кызыклы ярышлар. Моны дуслар очрашуы дип тә атап була. Киләчәктә катнашучылар күбрәк булыр дип өметләнәм. Мин бу стартка бик җитди әзерләндем һәм, ким дигәндә, медальгә исәп тоттым”.
Ир–атлар
1. Россия (Салават Садыков, Ранил Нуриәхмәтов, Дмитрий Моряков) – 466 2. Казахстан (Рәхим Асади, Илья Пеньков, Ратмир Еникеев) – 420 Медаль өчен матч: 6–0
Хатын–кызлар
1. Россия (Анна Беляева, Анна Колесникова, Надежда Арекеева) – 430 2. Казахстан (Адель Садакбаева, Амалия Кудрявцева, Диана Сабекова) – 429 Медаль өчен матч: 6–2
Пуля белән ату. Ир–атлар. Пневматик винтовка, 10 м. Финал
“Динамо” спорт үзәгендә БДБ илләренең I Уеннары катнашучылары пневматик винтовкадан 10 метрдан атуда медальләр уйнаттылар. Үзе өчен ят булмаган ату мәйданчыгында татарстанлы Евгений Потапов үзенең икенче медален яулады. Кичә 50 метр арадан вак калибрлы винтовкадан атучылар арасында аңа тиңнәр юк иде. “Нәтиҗә белән канәгатьмен. Моңа кадәр өч төрле ярышта катнаштым һәм Уеннарга яхшы формада килдем, – диде Евгений. – Ләкин үсәргә һәм яхшырак булырга җирлек һәрвакыт бар. Бүгенге көндәшләрем көчле иде, җиңү авыр бирелде”.