Тугыз илдән җыелган меңнән артык спортчы өчен спорт бәйрәме: Казанда БДБ илләренең I Уеннары ачылды
Бүген Казанда БДБ илләренең I Уеннары ачылды – тантана Универсиада Авылының Флаглар Аллеясында узды. Ярышларда катнашу өчен Татарстан башкаласына 9 илдән меңнән артык спортчы килде.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БДБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Анфимов, Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Беларусь Республикасы спорт һәм туризм министры урынбасары Александр Барауля катнашты.
Тантананың рәсми өлеше Россия Президенты Владимир Путинның ярышларны оештыручыларга һәм аның катнашучыларына юллаган сәламләүдән башланды, аны Россиянең Спорт министры урынбасары Алексей Морозов укып үтте.
БДБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Анфимов БДБ илләренең I Уеннары ачылу турында игълан иткәннән соң, Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры башкаруында Россия дәүләт гимны яңгырады.
БДБ илләренең I Уеннары Казанда 4-11 сентябрь көннәрендә уза.