Заманли Турал Хазар оглы – Татарстан Республикасы Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары.
Арутюнян Марине Валер кызы – Татарстан Республикасы Әрмән яшьләре хәрәкәте лидеры.
Кацер Валерия Вячеслав кызы – VII БДБ илләре мәктәп спорты халыкара фестиваленең иң яхшы волонтеры, “Ел волонтеры” шәһәр премиясе лауреаты, “Я – Добротворец” оешмасында “Замещающие семьи Казани” юнәлеше кураторы.
Цой София Борис кызы – Татарстан Республикасы казахлар җәмгыятенең яшьләр хәрәкәте лидеры.
Айбекова Сезим Айбек кызы – ТР кыргызлары яшьләр хәрәкәте рәисе.
Матвеева Александра Денис кызы – Беларусь Республикасының бокс буенча спорт остасына кандидат, яшүсмерләр арасында бокс буенча Белоруссиядә үткәрелгән республика ярышларында җиңүче.
Клюкина Инесса Арутюн кызы – Бөтенроссия “Доброволецы России – 2019” конкурсы җиңүчесе.
Самадов Алишер Искәндәр улы – Татарстан Республикасының чит ил студентлары арасында футбол буенча ярышларда җиңүче, Казан милли тикшеренү техник университетында тажик яшьләре хәрәкәте җитәкчесе.
Атдаев Назар Оразбердиевич – Татарстан Республикасы төрекмән яшьләре хәрәкәте лидеры, “Татарстан Республикасының ел студенты” премиясенең “Чит ил студенты” номинациясендә җиңүче.
Бобохонов Камолиддин Нуриддин угли – “Татарстан Республикасының ел студенты – 2019” премиясенең “Гран-при” номинациясендә җиңүче.
Камзина Олеся Лев кызы – Казанның украиннар җәмгыяте активисты, аз керемле гаиләләрдәге балалар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр өчен “РазУмка” хәйрия проекты җитәкчесе.
Зиннуров Ирек Хәйдәр улы – Россия спортчысы, сәясәтче. Ватерполчы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры (2000 һәм 2004), дөнья һәм Европа чемпионаты призеры, Россиянең атказанган спорт остасы. VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты әгъзасы.