Абдунәбиевадан соң Үзбәкстан командасына тагы бер алтын медальне Мафтунабону Мәхмүдова китерде. Шулай ук бу дисциплинада Азәрбайҗанга беренче медаль китергән Санубар Нәбиеваны да билгеләп үтәргә кирәк.
76 кг авырлык категориясе
1. Ангелина Ментий, Россия 2. Земфира Азатова, Үзбәкстан 3. Калдыгул Бекет, Казахстан
Россиянең башка җиңүче кызларыннан аермалы буларак, Ангелина Ментий Казанда узучы Уеннардагы уңышына алдан әзер булган. “Финал алдан тәмамланды, ләкин мин шуңа исәп тоткан идем дә. Без алдан ук бары беренче урынга гына исәп тоттык. БДБ илләре Уеннарының оештыру дәрәҗәсе белән бик канәгатьмен, барысы да ярдәм итәләр. Коронавирус аркасында тамашачыларның аз булуы гына кәефне төшерә, алар белән залдагы атмосфера да башка, ә болай спортчылар өчен бу уеннар – зур бәйрәм”, – дип йомгак ясады ул.
+76 кг авырлык категориясе
1. Айгизә Мөбәрәкшина, Россия 2. Айҗан Анарбекова, Кыргызстан 3. Мунисахон Носирова, Үзбәкстан Иң зур авырлык категориясендә үзен Айҗан Анарбекова күрсәтә алды. Кыз көмеш медаль яулап кына калмыйча, Кыргызстанга хатын–кызлар арасында билбау көрәшендә бердәнбер медальне дә китерде. Җиңүне исә Айгизә Мөбәрәкшина яулады. Спортчы тумышы белән Яр Чаллыдан, шуңа БДБ илләре Уеннарында яулаган җиңү аның өчен зур әһәмияткә ия.